• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмаларында конфликтларны җайга салу процедурасы буларак торгызу технологияләре (шул исәптән медиацияләр)» темасына квалификация күтәрү

2024 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү оешмаларында конфликтларны җайга салу процедурасы буларак торгызу технологияләре (шул исәптән медиацияләр)» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды, квалификация күтәрү программасы кураторы – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы). Татарстан Республикасының 43 педагогик хезмәткәре укыды. Курс күләме: 56 сәгать.

Программа балалар һәм яшүсмерләрнең конфликтлы һәм хокуксыз тәртибен профилактикалау һәм төзәтү мәсьәләләрен хәл итү өчен реаль инструментарий булган медиация һәм тернәкләндерү практикасы күнекмәләрен формалаштыру аспектларында камилләштерүгә һәм (яки) яңа компетенция алуга юнәлдерелгән. Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә тыңлаучыларга педагогларның тергезү алымнары асылын һәм принципларын яхшырак белүенә ярдәм итә торган теоретик һәм практик материал белән танышу мөмкинлеге бирелде.

«Доверие» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең стажировка мәйданчыгында педагогик хезмәткәрләр татулашу хезмәте тәҗрибәсе һәм практикасы - яшьләр сәясәте системасында һәм мәгариф мохитендә медиация белән таныштылар. Актив тыңлау күнекмәләрен эшләп чыгу өчен уен медиациясе үткәрелде, белем бирү учреждениеләре белгечләре торгызу программаларын алып баручылар буларак чыгыш ясадылар, конфликтта катнашучылар ролендә булдылар.

Квалификация күтәрүгә йомгак ясаганда тыңлаучылар кафедраның профессор-укытучылар составының югары дәрәҗәдәге профессиональлеген билгеләп үттеләр һәм белем бирү процессында катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

"Доверие"  балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге ВКонтакте сайтында: https://vk.com/clubospzn
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерү нституты

Фотогалерея: